Archive for 10.06.2014

Засл. арт. РФ, народный артист РТ

Заслуженному артисту России и народному артисту Республики Татарстан Равилю Исмагиловичу Салимову – 65!
От всей души поздравляем нашего дорогого юбиляра и желаем ему дальнейшего творчества и доброго здоровья на долгие-долгие годы.

                                                                               Коллектив театра.

6 апрельдә “Заветный цветок” әкиятенең премьерасы булды. Аны эшкә яңа керешеп килүче яшь режиссёр Рөстәм Фәйздрахманов куйды. Спектакльдә яшьләрнең барысы да диярлек катнаша, ә алар, белгәнегезчә, уйлап чыгаруларга һәвәс, бу исә тамашаны җанландырып җибәрә, кызыклы итә. Гадәти әкияттән аермалы буларак, безнең әкият 2 күренештән тора, тәнәфес бар. Мондый эксперимент башкаручылардан зур кыюлык һәм тәвәккәллек, югары дәрәҗәдә профессиональ булуны сорый.
Әкият балаларга һәм олыларга: әти-әниләргә, әбиләргә, бабайларга йөз тота.

27 марта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” еллык театраль премиясен тапшыру чарасы узды. Анда мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. 10 номинациядә премиягә дәгъва итүчеләрдән 81 заявка кабул ителгән, барлыгы – 112 катнашучы. “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” премиясенә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы.

Наталия Бородина

Рус театрларының “Мост дружбы” дип атала торган Х халыкара фестивале йомгаклары.

Йошкар-Олада узган бу чара  йомгаклары турында сөйләгәндә, без зур канәгатьләнү белән шуны әйтәбез: буш кул белән кайтмадык – Мари Иле Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм “Иң яхшы хатын-кыз роле” (Вера) өчен ТР атказанган артисткасы Наталия Бородина лаек булган Диплом белән кайттык.

 

 

Грамота

Грамота

79 нчы театр сезонын ачу

А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры 2013 елның 18 октябрендә үзенең 79 нчы юбилей алды сезонын Р. Куниның “Клинический случай” дип аталган премьера спектакле белән ачып җибәрде. Кадерле тамашачылар, рәхим итегез!

Исәнмесез, хөрмәтле дуслар!

Сезне А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры сайтында сәламлибез! Биредә сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматларны табарсыз, шулай ук репертуар, артистлар һәм театр коллективының киләчәккә планнары белән дә таныша аласыз.