6 апрельдә “Заветный цветок” әкиятенең премьерасы булды. Аны эшкә яңа керешеп килүче яшь режиссёр Рөстәм Фәйздрахманов куйды. Спектакльдә яшьләрнең барысы да диярлек катнаша, ә алар, белгәнегезчә, уйлап чыгаруларга һәвәс, бу исә тамашаны җанландырып җибәрә, кызыклы итә. Гадәти әкияттән аермалы буларак, безнең әкият 2 күренештән тора, тәнәфес бар. Мондый эксперимент башкаручылардан зур кыюлык һәм тәвәккәллек, югары дәрәҗәдә профессиональ булуны сорый.
Әкият балаларга һәм олыларга: әти-әниләргә, әбиләргә, бабайларга йөз тота.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *