А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры – Татарстан Республикасы профессиональ театр сәнгатенең көньяк-көнчыгыштагы форпосты ул.
1920 елга кадәр Бөгелмә Самара губерниясенең өяз шәһәре булып торган. Самара дәүләт архивындагы мәгълүматлар буенча әле 1900 елда ук Халык йортында, ягъни хәзер театр урнашкан бинада, театр-чәйхана эшләгән, аның репертуарында ел саен ким дигәндә 12 премьера уйналган. Театрның җырчылар хоры, тынлы оркестры, гаммәви китапханәсе, шәһәр бакчасындагы җәйге театры булган. Театр-чәйханә губернаның Попечительлек һәм халык аеклыгы комитеты акчасына тотылган.
1935 елда театр рәсми төстә дәүләт статусы ала.
Бөгелмә театры башлангычында торучылар: Нина Ольшевская – К.С. Станиславский шәкерте, Кызыл Армия театры актрисасы, булачак СССР халык артисты А. Баталовның әнисе; П.В. Джапаридзе – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Аларның Бөгелмә шәһәрендә профессиональ театрны үстерүгә керткән өлешләрен хөкүмәтебез югары бәяли: икесе дә “Почёт билгесе” орденына лаек булалар.
Бөгелмә театры Бөек Ватан сугышы чорында – 1942 елда Бөгелмә шәһәренә эвакуацияләнгән Алексей Баталов өчен дә старт мәйданчыгы булып санала. 2008 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш. Шәймиев инициативасы белән Бөгелмә дәүләт рус драма театрына рәсми төстә А.В. Баталов исеме бирелде.
Совет заманында элекке колхоз-совхоз театры, бөтен Татарстанны, Башкортстанны, Чувашстанны, Мордовияне, Оренбург, Самара, Волгоград, Киров өлкәләрен аркылыга-буйга йөреп чыгып, Днестр буена, Кавказ тауларына, Новороссийскига, Домбайга берып җитеп, үзенең сәнгате белән тамашачыларны кинәндерде.
1989 – 1994 елларда театрның баш режиссёры булып Алексей Ларичев эшли. Нигездә көнбатыш драматурглары әсәрләре буенча куелган Л. Кассонның “Деревья умирают стоя”, Н. Эрдманның “Самоубийца”, П. Шефферның “Эквус”, Хиггинсның “Гарольд и Морд”, Ж. Ануйның “Чёрная невеста”, Б. Брехтның “Мамаша Кураж и её дети”, Ю. Эдлисның “Жажда над ручьём” спектакльләре режиссёр А. Ларичев тарафыннан театр концепциясен гамәлгә ашыруның якты үрнәкләре булып санала. А. Ларичев куйган бу әсәрләр театрның алтын фондын тәшкил итәләр.
1995 елда Бөгелмә театрына Владислав Юдин җитәкчелек итә башлый. Яңа буын вәкиле – энергияле һәм грамоталы директор, художество җитәкчесе функциясен дә гамәлдә өстенә алып, көндәшлеккә сәләтле театр организмы булдыруга йөз тотып эшкә керешә. В. Юдинның позициясе – искиткеч традицияләргә бай булган борынгы театр базасында төрле иҗади почерклар тәкъдим ителә торган театр-лаборатория булдыру. Нәкъ шул максат белән Мәскәү, Петербург, Рязань, Казан, Иваново, Уфадан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән талантлы режиссёрлар, сәхнә рәссамнары, балетмейстерлар чакырыла.
Яшьләрнең иҗади фикерләве Бөгелмә театрын фестивальләр баскычына күтәрә. Эксперименталь сәхнә лабораториясе сизелерлек уңай җимешләрен бирә инде: 1999 елда Бөгелмә театры беренче тапкыр Мәскәүгә озак вакытлы гастрольгә бара һәм уңыш казана – (О. Мухинаның “Ю”, В. Зиминның “Жила-была Сыроежка” спектакльләре белән).
Театр шулай ук күпсанлы фестивальләрдә катнашып, төрле призларга лаек була: Россиянең кече шәһәрләре театрлары IV фестивале (А.Р. Герниның “Сильвия или история чёрной собаки”, 2000 ел); Кама аръягы төбәге театрларының I һәм II республика фестивальләре (А. Цагарелиның “Ханума”, 2003 ел; В. Шукшинның “До третьих петухов”, 2004 ел); нәфис сүз остасы артистларының “Земля Шукшина” дигән губерна конкурсы (2003 ел, Самара); “Нескучный Лось” театраль капустниклар фестивале (Мари Иле Республикасы, Йошкар-Ола, 2007 – 2010 еллар); “Пражская квадриеннале” фестиваль-перфоманс (Чехия, 2007 ел); Россия Республикалары һәм чит илләрдәге рус театрларының “Мост Дружбы” халыкара фестивале (Йошкар-Ола, 2008 – 2010 еллар).
2007 елда театр труппасы беренче тапкыр чит илгә чыга һәм Төркиядәге тугандаш Айдын шәһәрендә У. Гаджибековның “Аршин мал алан” спектаклен уңышлы күрсәтеп, Республикабыз театр сәнгатен лаеклы тәкъдим итә. Ике театрның “Төркиядә Россия мәдәнияте” елы проекты кысаларында гастрольләр алмашуы Россия белән Төркия арасында мәдәни, милли һәм дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә Бөгелмә театры керткән лаеклы өлеш булды.
2008 елның июлендә – Краснодар өлкәсенең Кара диңгез буе төбәкләрендә, 2009 елда – Йошкар-Олада, 2010 елда Уфада театрның гастрольләре уңышлы узды. Н. Птушкинаның “Рождественские грёзы”, Д. Вассерманның “Человек из Ламанчи”, Назыйм Хикмәтнең “Легенда о любви”, С. Лобозёровның “Именины с костылями”, А. Островскийның “Банкрот”, В. Гиндинның “Зверь”, М. Ладоның “Чеховские водевили”, “Очень простая история”, Р. Куниның “Очень женатый таксист” һәм “Без паники, джентельмены” спектакльләренең тамашачы тарафыннан бик тә җылы кабул ителүе театрда репертуар сәясәтенең көче, төрлелеге турында сөйли.
Театрның талантлы иҗат коллективының бүген дөньяга чыгара торган спектакльләре рус драма театрының иң яхшы традицияләрен дәвам иттерә.
Дипломнар
Фотогалереяга күчү